Без Татарча хор Түгәрәге.
Безнең җырларыбызда моң, ямь һәм тирән мәгънә. Безнең тормышыбызда — дуслык, яңа тәҗрибәләр, бергәләп җырлар җырлап җылы кич утырулар. Безне татарлыгыбыз илһамландыра, сокландыра, юата, көч бирә. Бергә җырларбыз, моңланырбыз кичәбездә. Дуслык, татарлык турында уйларбыз, сөйләрбез.
Уйнарбыз, җырларбыз, биербез.
Әйдәгез бергәләп, рәхим итеп килегез!