Кыйссаи Йосыф: процесс

Алия Салихҗан «Я здесь ради корочки»

Каждый из участников выбрал понравившегося героя поэмы, и сочинил перформанс. «Почему бы нам не сделать наши показы в разных точках города?» — подумали мы, и решили сделать такое путешествие по городу с нашими героями.

—  Син озак уйлап чыгардыңмы аны әллә ул тема, ул метафора синең башыңда йөри идеме инде?

Мин бу теманы һәрчак йөрәгемнең түрендә тотам. Ә менә перформансның нәрсә икәнлеген аңлар өчен шактый күп вакыт узды. Шуны аңлагач, «корочка» метафорасы үзеннән-үзе килде.
— 
Курыктыңмы?
Курыктым. Эшемә негатив йогынты ясавыннан курыктым. Минем укытучы буларак эшләвем миңа бик мөһим. Нәтиҗәдә миңа да, балаларга да шул перформансым белән зарар китерергә теләмәдем.
— Нәрсә аңлата перформансың синең өчен?
Мәгърифәт сыйфаты проблемасы — ул мине иң борчый торган нәрсә. Аның җәмгыятькә һәм аерым һәр кешенең тормышына тәэсире шактый күпкырлы дип уйлыйм.
Бу перформанс — ул яңа дәрәҗәдә, яңа ысул аша шул проблемага игьтибарны юнәлтергә омтылу.
Перформанска ризалашуым исә үсә барган азатлыгымны аңлата. Шунысы әмма мине бәхетле итә)
— Аннан соң нәрсә тойдың, ул сиңа берәр ничек ярдәм иттеме?
Тагын да ирекле булуымны сиздем. Плюс, кешеләрнең аңлавын күреп, бу дөньяга өметем артты)