Радиф Кашапов в своем перформансе «Безграничная любовь» пытался показать глубокую и самоотверженную любовь отца к своему сыну.
«Минем яраткан персонаж ул, әлбәттә, Ягъкуб, Йосыфның әтисе. Һәм мин аның Йосыфка булган чиксез мәхәббәтен күрсәтергә теләдем. Аның өчен мин казан табып, учак ягып, бөтен тәртипләрен туры китереп пылау пешердем. Килгән тамашачыларга буш тәлинкәләр өләшеп чыктым. Өстәлгә иң матур тәлинкәне куйдым һәм пылауны шунда сала башладым. Казаным бушаганчы салдым. Шулай итеп мин шул чиксез мәхәббәтне күрсәтергә теләдем. Азакта мин елый башладым.
Монда бөтенебез үзен чын сәнгатьче, иҗатчы итеп күрсәтте. Һәрбер перформанс — үз авторы өчен, һәрберсе безнең өчен әһәмиятле. Без шундый зур төркем булып оештык кебек, бер-беребезгә якынайдык. Һәрбер перформанс ачыш булды.
Мин күрмәдем Энҗе Дусаеваның перформансын, ул Ушкова йортын яңача күрсәткән. Һәм анда Марат Казыйханов төп катнашучы буларак шундый хисле персонаж иде.
Минем иң истә калганы Алия Салихҗанның «Я здесь ради корочки» перформансы булды. Ул КФУ янында утыра һәм бәрәңге әрчеп, кабыгыннан сүзләр яза. Минем өчен ул бик тәэсирле булды, шуңа аны аерым билгеләр идем. Минемчә, бу перформанс Алия өчен дә бик мөһим булгандыр.»