Коралланган гаскәр кудымы сине, сөңгеләр белән килеп куркыттылармы? Изге Өтүкән ешлыгыннан, халкым, син үзең киттең.
(Күлтәгин истәлеге, Зур язма, 23нче шигырь)
Иске сүздә шулай калган:
Тәңрегә тиң Бумын каган,
Ат сулышын тойганнарны,
Утта кылыч койганнарны,
Тимердән тир сыкканнарны,
Азау теше чыкканнарны
Барлап дала үзәгендә
Оран салган:
Алда кояш туган якта
Тезе барлар тез чүксен.
Кояш туктап торган чатта
Күзе барлар яшь түксен.
Артта кояш качкан җирдә
Башы барлар баш исен,
Ат җитәрдәй һәр тарафта
Яңгырасын
Төрки исем!
Дала йоткан вак кавемнәр
Бер каганга ил булсын,
Саклаучыгыз Умай-ана,
Яклаучыгыз җил булсын.
Элгәредән шулай калган:
Ил тупласа алып каган,
Куе юкны тук итсә,
Уе мутны юк итсә,
Ялангачны киендерсә,
Мал-туарга тиендерсә
Шулай булса, безнең халык
Татлы сүзгә хәйран калып,
Чаптар атын читкә бора,
Дошман белән киңәш кора
Сөйгән яры тол була,
Оланнары кол була.
Чордан чорга төрк бодуны,
Юлдаш җилгә карышып,
Дин үзгәртә. Җилкәсенә
Баса Тәңре каргышы.
Разве гнали тебя вооруженные войска или запугивали копьями? Народ мой, ты сам ушел со святой земли Отукен.
(Памятник Культигина, Большая надпись, 23-ий стих)
Так сохранилось в старом сказании:
Подобный Тангри Бумын каган
Собрав в центре степи
тех, кто знает дыхание коня,
тех, кто льет мечи на огне,
тех, кто отрастил клыки,
провозгласил:
Впереди - в стороне рождения солнца
те у кого есть колени, пусть преклонят их,
Там, где солнце останавливается в зените
пусть плачут те, у кого есть глаза,
Сзади - в стороне, куда катится солнце
те, у кого есть головы, пусть поклоняются,
Пусть везде, куда может добраться конь
Звучит имя тюрков!
Пусть все мелкие племена, поглощенные степью,
станут государством для одного кагана,
Пусть вас оберегает мать-Умай,
Пусть ветер вам будет защитой.
Так сохранилось с древних времен:
Если соберет страну сильный каган,
Накормит того, у кого нет овец,
Уничтожит того, чьи помыслы нечисты,
Если оденет голого,
Обеспечит скотиной,
Если так случится, наш народ,
Обольстится речами слащавыми,
Коня уведет в другую сторону,
Прислушается к врагам, посоветуется с ними -
Любимая его станет вдовой,
Дети его станут рабами.
Из эпохи к эпохе тюркский народ
Противясь попутному ветру,
Изменит веру свою, на плечи ему
Обрушится проклятие Тангри.